«Кырыс сугыш чоры балалары язмышы»: тарих сәгате (6+)

Шәһәрдә уздырылучы массакүләм оборона һәм хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында, 15 февраль көнне 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен А.Н.Печерскаяның «Бөек Ватан сугышы герой балалары» китабы буенча тарих дәресе уздырды. Балалар «пионер»ларны искә төшерде һәм ул чор балаларының хәзерге заман балаларыннан аермасын ачыклады; «герой» һәм «героик адым» төшенчәләрен аңлатырга тырышып карады; фронт еллары балаларының истәлекләрен тыңлады. Һәр сыйныфтан сигезәр укучы такта янына чыгып, чиратлап, сәнгатьле итеп А.Н.Печорскаяның «Бөек Ватан сугышы герой-балалары» китабының беренче бүлегеннән Лёня Голиков һәм аның батырлыгы турында укыдылар. Герой-пионерлар батырлыгы белән беррәттән балалар Бөек Ватан сугышы вакытында дүрт аяклы дуслар – атлар, пошилар, дөяләр, этләр, күгәрченнәр һәм, хәтта песиләрнең, үзләре дә белмичә, бернинди бүләккә дәгъва кылмыйча, кешеләр өйрәткәнне эшләве, ягъни гомерләрне саклап калулары, батырлыклары турында мәгълүмат алды. Бу блокадалы Ленинградның «мыяулаучы дивизиясе» дә, сугыш елларының «күгәрчен почтасы» да, 28 нче резерв армиясенең Әстерханда оештырылган дөяләрнең тарту көчен куллануы да һ.б. «Тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз батырлыгы безнең йөрәкләрдә, хәтерләрдә яши икән – алар үлмәячәк, алар яшәячәк» дигән сүзләр һәм укырга, ерак сугыш чоры геройлары турында китапларны онытмаска кирәк дигән теләкләр белән тарих сәгате тәмамланды. 

Поделиться: